Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сарымсаклы кабак кабартмалары

Кабактан, әле җитмәсә сарымсак кушылганын, мөгаен, авыз итеп караганыгыз юктыр. Әйдәгез, бергәләшеп пешереп карыйк, аннары фикерләрегез белән дә уртак лашырсыз, бәлки.

Кирәк була:

  • Кабак – 150 гр
  • Шулпасы – 150 мл
  • Он – 550 гр
  • Йомырка – 1 данә (+1 сарысы – майлау өчен)
  • Чүпрә – 1 чәй кашыгы
  • Шикәр комы – 0,5 аш кашыгы
  • Атланмай – 30 гр
  • Тоз – 1 чәй кашыгы
  • Сыек май (майлау өчен)


Пешкәч өстен майлау өчен:

  • Үсемлек мае – 3 аш кашыгы
  • Тоз – 1 чеметем
  • Укроп, петрушка – 5 ботак
  • Сарымсак – 2 тырнак

Кабакны турап, суга салып, йомшарганчы пешерергә. Аннары дуршлаг аша саркытып, 150 мл суын калдырырга. Суытырга.
Кабартмаларның камырын нәкъ менә шуның белән изәбез дә инде.
Кабакны блендер ярдә мендә изеп, боламык ясыйбыз.
Җылымса кабак шулпасында шикәр белән чүпрәне эретәбез һәм күперергә куябыз.
Аннары шуңа йомыр ка, йомшарган атланмай, суынган кабак боламыгын һәм тозны кушып болгатабыз. Иләнгән он салып, камыр изәбез.
Кабарган камырдан кабартмалар әвәләп, табага тезәбез. 25-30 минуттан соң йомырка сарысы белән майлыйбыз һәм 200 градускача кызган мичкә куеп, алтынсу төскә кергәнче пешерәбез.
Ә кабартмаларыбыз пешә торган арада, сарымсаклы май ясыйбыз: савытта үсемлек мае, вак итеп туралган сарымсак, яшел үләннәр һәм тозны кушып болгатабыз.
Әзер кабартмаларны мичтән алып, бераз суынганын көтәбез һәм әле җылы вакытта әзер сарымсаклы катнашма белән тигез итеп майлыйбыз.
Тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X