Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Санлы телевидениене карау кагыйдәләрен искә төшерделәр

Республика санлы тапшыруларга җиңел күчте.

Мультиплекслар составына кергән федераль телеканалларның аналог эфир тапшыруларын туктату республика өчен җиңел узды. Бу хакта "Татарстан Республикасы РТПЦ" филиалы директоры Владимир Якимов хәбәр итте.

«Без ТР Санлы телевидение министрлыгы һәм җирле хакимият органнары белән берлектә массакүләм мәгълүмат чараларында бу вакыйгага әзерләнү кирәклеге турында яздык, бик күп чаралар уздырдык, листовкалар тараттык, волонтерлар җәлеп иттек», - диде ул.

Телеканалларны санлы сыйфатта карау өчен дециметрлы яки тулы дулкынлы антенна һәм телевизор кирәк. Әгәр телевизор 2012 елдан соң сатып алынган булса, ул, инде мөгаен, санлы телевидение карап булырлык DVB-T2 стандартындадыр. Ә "иске" телевизорлар өчен махсус приставка кирәк.

"Антеннага килгәндә, монда бераз катлаулырак. Күпфатирлы йортларда коллектив антенналар урнаштырылган, аларга операторлар тарафыннан идарәче компанияләр белән шартнамә буенча хезмәт күрсәтелә. Эфир кабул итү белән проблемалар барлыкка килгәндә, аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип сөйләде Якимов.

"Санга" күчү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 29 яңа цифрлы телеманара төзелгән, ә барлыгы - 87. Алар республика халкының 99,3 %ын цифрлы тапшырулар белән тәэмин итә. Шул ук вакытта, республиканың 160 торак пункты, урнашкан урыны җайсыз булу сәбәпле (калкулыклар артында, түбәнлекләрдә), санлы сигналны ышанычлы кабул итә алмый.

«Әлеге 0,7% шундый җирлектә яши. Әмма, дәүләт алар өчен бу проблеманы хәл итү юлларын тапты. Ярдәмгә спутник телевидениесе операторлары килде, алар белән абонент җиһазларын ташламалы нигездә бирәчәкләре һәм ике мультиплекс составына керә торган 20 цифрлы телеканалны карау өчен абонент түләвен алмаячаклары турында килешү төзелде", - дип искәртте филиал җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев