Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Санлы телетапшыруларга күчүгә кагылышлы ташламалар

Татарстан 2019 елның 19 октябреннән тулы масштаблы санлы эфир телевизион тапшыруларга күчәчәк һәм бер үк вакытта аналоглы санлы телевидение дәүләт челтәре туктатылачак.

Социаль якланмаган категория гражданнарына “сан”га күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, ТР Министрлар кабинетының 574нче (13.07.2019) карары буенча, санлы телевизион тапшыру сигналларын кабул итү өчен кирәкле приставка һәм антенна сатып алуга киткән чыгымнарга компенсация каралган.  

Гаилә бюджетына ярдәм итү өчен, компенсация тиеш булганнарга ул санлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә түләнә, әмма һәр төр җиһазның бәясе 1000 сумнан артмаска тиеш.

Компенсация алу хокукы дүрт категория гражданнарына бирелә:

  1. Керем кеше башына  яшәү минимумыннан азрак булган күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләргә. Алар айлык пособиене балаларына алучылар.
  2. Кеше башына керем 20 000 сумнан артмаган, 70 яшьлек һәм аннан да олырак аерым яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр).
  3. Айлык керемнәре кеше башына 20 000 сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).

Яшәү урыны буенча урнашкан Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсенә компенсациягә гаризаны инде бүген язарга мөмкин, әмма 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмагыз. Моның өчен бары тик ике документ кирәк:  йорт хуҗалыгындагы һәр кешенең компенсация турындагы гариза язган вакыткача булган өч айлык керемен раслаучы   белешмә һәм санлы телевизион приставканы сатып алганда түләгән сумманы раслаучы документ. Ә балага айлык пособие алучы гаиләләргә документлар җыеп, керемнәрен расларга да кирәк булмаячак, чөнки алар турында мәгълүмат социаль яклау органнарында бар.

Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләре телефонын Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгыныңрәсми сайтында, http://mtsz.tatarstan.ru/rus/otdeleniya-rtsmp.htm адресы буенча белергә була.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев