Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Санлы эфирның колачы киң

– Интерференция нәрсә ул?

– Интерференция – Кояш, элемтә спутнигы һәм җир ретрансляторы кабул итү антеннасының бер рәткә тезелү сезонлы күренеше. Ул радиоприборларга комачау тудыра. Кояш – радиосигналның көчле чыганагы. Элемтә спутнигының нәкъ артында булганда ул җирдәге теле-радио тапшыру сигналларын «баса». 
Интерференция вакытында экраннардагы сурәт һәм тавышта сизелер-сизелмәс кенә комачау («кытырдау») булырга мөмкин. Кояш интерференциясенең югары ноктасында теле-радио сигналлар бер минут чамасы бөтенләй юкка чыга ала.
Интерференция 14 көн тирәсе сузыла. Язын: февраль ахыры – март башы. Көзен: сентябрь ахыры – октябрь уртасы. 

– Мин санлы эфир теле- тапшырулары колачы җитми торган зонада яшим. Нишләргә?
– «Россия Федерациясендә теле-радио тапшыруларны үстерү» максатчан федераль программасы буенча, гомумроссия мәҗбүри телеканалларын Россия Федерациясенең 100 процент халкы карый алырга тиеш. 98,4 проценттан да ким булмаганы санлы эфир теле-радио тапшырулар зонасына керәчәк.
Санлы эфир ТВ колачлаган зонага кермәгән торак пунктларда телетапшырулар турыдан-туры спутник лы булачак. Әлеге мәсьәлә белән өлкә башкарма хакимияте органнары шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев