Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

САМОКАТТА ПИТЕРДАН ВЛАДИВОСТОККА КАДӘР

Моторсыз самокатта ерак юлга чыккан егет Владимир аша узачак.

Денис Бритвин гадәти самокатта 12 мең чакрым юл үтәргә планлаштыра.

28 яшьлек блогер Денис Бритвин өчен безнең шәһәр республикада беренче тукталыш булды. Ул Питердан 25 апрельдә чыгып киткән һәм ноябрь аенда Владивостокка барып җитәргә планлаштыра. Бүген Идел буе чигендә аны яшел үзәнлеләр каршы алды.

Шунысы гаҗәп, 28 яшьлек сәяхәтче гади самокатта (электр белән эшли торган түгел) Алтай аша Санкт-Петербургтан алып Владивостокка кадәр үтәргә карар кыла. Бу барлыгы - 12 000 километр. Машинада мондый маршрут 7 көн дәвам итә. Дениска исә ярты елга якын вакыт кирәк булачак. Моторлы самокатта, әлбәттә, тизрәк һәм җиңелрәк булыр иде, әмма юк - бу бик зур араны Денис аягы белән этеп барачак. Һава торышы әйбәт булганда юлны 15 км сәгать белән уза икән.

Сәяхәт өчен ул гадәти самокатны сайлап алган, көнгә 78 км тирәсе уза, төн кунар өчен шәһәрләргә туктала. Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев белән киң колачлы сәяхәт турында сөйләштеләр.

- Мондый куркыныч, әмма шул ук вакытта мавыктыргыч сәяхәткә чыгу өчен, бик зур ихтыяр көче һәм иҗади фикергә ия булу кирәк, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович.

Денисны милли ризыклар белән сыйладылар, шулай ук түбәтәй һәм Яшел Үзән икмәк заводыннан чәк-чәк бүләк иттеләр.

Инде 21.00 сәгатькә спортчы Казанга барып җитәргә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев