Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Самигуллин: Гайнетдин барлык мөселманнар исеменнән сөйләү хокукын "хосусыйлаштырырга" омтыла

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе РФ мөфтиенең сектантлыкта гаепләнгән хатын шәрехләде.

Равил хәзрәт Гайнетдин Россиянең барлык мөселманнарыннан хәбәр итү хокукын “хосусыйлаштырырга” омтыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бу фикерне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, сектантлыкта гаепләүләр белән бәйле вәзгыятьне шәрехләп, әйтте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, агентлыкның мондый гаепләүләр белән хат бастыруның сәбәпләре турындагы соравына җавап биреп, болай дип билгеләп үтте: «Чын ниятләр турында әйтәсем килми, бары тик аның съезд алдыннан барлыкка килүе очраклы түгел (ТР Диния нәзарәте съезды 12 апрельдә узачак. Т-и). Равил хәзрәт Россиянең барлык мөселманнары исеменнән сөйләү хокукын алырга омтыла, әмма бу бүгенге көн чынбарлыгын чагылдырмый».
Сәмигуллин, шулай ук, хат турында ММЧдан белүен дә өстәде. "Сүз уңаенда, хат ТР Президенты аппаратына рәсми рәвештә килеп, РФ Диния нәзарәте сайтында басылып чыкканчы ук җибәрелгән һәм бу да нәрсә турындадыр сөйли»,-дип ассызыклады Татарстан мөфтие.

Сәмигуллин искәрткәнчә, дүшәмбе көнне съездда ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегендә дүрт ел эшчәнлек дәверендә доклад белән чыгыш ясаячак. Доклад белән мөфтият сайтында мөселман өммәтендә эшләрнең торышы белән кызыксынучыларга танышырга мөмкин булачак.


"Шулай булгач, хатны язуның чын сәбәпләрен Аллаһ кына белә. Ә Равил хәзрәткә сәламәтлек һәм яхшы Рамазан телим!" - дип йомгаклады ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.


Камил хәзрәт Сәмигуллин интервьюсының тулы версиясе "События" сайтында бастырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев