Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

САЛЫМ ТҮЛӘРГӘ ОНЫТМАДЫҢМЫ?

1 декабрь борын төбендә. Бу датаның физик затлар өчен нинди мәгънәгә ия булуын белмәгән кеше юктыр инде. Онытучыларга, шатлыклы хәбәр булмаса да, исегезгә төшерәм: салымнарыгызны түләргә онытмагыз!

Салым инспекциясеннән почта аша түләү квитанцияләрен җибәрмәгән булсалар да, дәүләткә бурычлы булып калуыгыз бар. Бәлки әле алар сезнең күчемсез милек яки машина сатып алуыгызны белмидер. Әгәр дә әйтеп үтелгән байлыгыгыз бар икән (торак, 50м² мәйданнан да зуррак дача йорты, хуҗалык корылмалары, гараж, җир участогы, автомобиль, мотоцикл, моторлы көймә һ.б) һичшиксез дәүләт казнасына акча күчерергә кирәк. Гадәттә, «бәхет хатлары» инде җәй көне үк килә башлый. Кайсыберләребезне шул харап итә дә инде: әле кышка кадәр вакыт бар, өлгерербез, дип, читкә алып куябыз да – онытабыз. Ә вакытында түләнмәгән һәр көн өчен өстәмә түләү (пеня) бара.
Шулай да, кайсыбер кыенлыклар килеп чыкканда, нишләргә? Ситуация­гә карап эш итегез:

Түләү кәгазьләрен китермәсәләр. Әгәр дә сез nalog.ru сайтында теркәлгән икән, кәгазь квитанцияләр көтмәгез. Шәхси кабинетыгызга кереп карагыз. Сайтта теркәлү узмадыгызмы? Димәк, сезгә салымны 100 сумнан да әзрәк исәп­ләгәннәр. Андый кечкенә суммага хатлар җибәрү оешма өчен кыйммәткә төшә. Ике еллык квитанцияне киләсе елга алачаксыз. Пеня өчен борчылмагыз, сезнең очракта ул билгеләнми.

Сезгә салым исәпләмәгәннәр. Шулай да булырга мөмкин. Димәк алар сезнең нинди дә булса милек сатып алуыгыз турында белми. Бу турыда салым органына шул ук nalog.ru сайтындагы шәхси кабинетыгыз яки почта аша гариза белән, йә булмаса яшәгән җирегездәге оешмага «тәпи-тәпи» барып үзегез хәбәр итәргә тиеш. Срогы – милек хуҗасы булганнан соң килгән елның ахырына кадәр. Әгәр 2016 елда сатып алгансыз икән, 2017 елның 31 декаб­ренә кадәр мәгълүматне тапшыру шарт. Юкса, түләнмәгән салым суммасыннан 20 процент күләмендә штраф «чәпәячәкләр». Ә инде квитанцияле конверт килгән булса, салым органнары сезнең «баюыгыз» турында белә дигән сүз, димәк хәбәр итеп торасы юк.

Милеккә салым суммасы сизелерлек арткан. Күрәсең, узган елдан башлап безнең төбәктә күчемсез милеккә салымны аның кадастр бәясеннән чыгып исәпли башлаганнар. Ул базар бәясенә якынайтылган һәм элек хисапка алынган суммадан шактый артык.  (2016 елда квитанциядәге сумма 28 регионда арткан булса, быел аларга тагын 21 өлкәнең салым түләүчеләре кушылачак, ә киләсе елда 19.
2020 елга яңа схема буенча исәпләүгә бөтен Россия күчәчәк.  

Сез пенсионер, әмма милеккә барыбер салым исәпләгәннәр. Закон буенча пенсионерлар салымнан азат булса да, беренчедән, ташлама бары тик сезнең гариза нигезендә генә бирелә. Кәгазьне, күчемсез милкегез булган районның салым инспекциясенә тапшырыгыз. Икенчедән, берничә күчемсез милек хуҗасы булсагыз, салымны бары тик берсе өчен генә түләмәскә мөмкин (кайсы икәнен үзегез сайлыйсыз). Шулай булгач, түләү квитанциясен сезгә закон нигезендә җибәргәннәр.
Салымнарыгызны түләгез дә, тынычлап яшәгез, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Налоги