Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салават призына ярыштылар

Теләчедә Татарстан Республикасы халык артисты, автоспорт буенча  Халыкара класслы  спорт остасы  Салават Фәтхетдинов призына милли көрәш буенча дүртенче тапкыр ачык турнир булып узды. Әлеге турнирда  республикадан 33 командадан 300дән артык яшь көрәшче катнашты. 

Шушы мәртәбәле ярышта Яшел Үзәннән дә көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче 14 спортчы көч сынашты. Алар арасында призлы урыннар да алучылар бар. Әйтик, бик киеренке көрәштә 25 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында – Искәндәр Гыйльметдинов  һәм  75 килограмм авырлыктагылар арасында Азамат Гыймадиев II урынны яулаган, ә Рафаэль Мозаффаров – IV урында. Калганнары призлы урыннарга ирешә алмасалар да,  матур спорт бәйрәмен күреп, танышып, осталыкларын арттырып кайтты. Җиңелмичә генә җиңүче булып булмый. Берничә елдан алар зуррак келәмнәрдә ут уйнатачак. Командалар урыннары буенча Яшел Үзән районы командасы – 10нчы урында. (Тренерлары – Илгиз Гайнуллин, Илшат Камалиев, Фирдүс Зәйнуллин).
Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга  Салават Фәтхетдинов исеменнән Кубок, диплом, медаль һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.  
Рәсемдә: Салават Фәтхетдинов белән Яшел Үзән көрәшчеләре – Азамат Гыймадиев һәм Рафаэль Мозаффаров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X