Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салават көн дә килми лә!

Сагындырган икән концерт-тамашалар.

Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан мәдәният йортында район үзешчәннәренең концерты була, әлеге чарага яраткан җырчыбыз Салават та килә дигәч, халык шактый күп җыелды.

Билгеле инде хәзерге вазгыятькә бәйле саклану чараларын күреп, маска-пирчәткәләр киеп, ара калдырып утырып, сокланып, бик тә талантларга бай икән безнең як диеп, карадык.
Норлат мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина мәдәни чараның сценариясен уйлап, эчтәлекле итеп төзегән. Тамашачы һәрбер номерны көчле алкышлар белән кабул итте, кушылып бик тә җырлыйсы килгән иде дә, мас калар комачаулады. Ул арада Мулла Илендәге яңа мәдәният йортына сәяхәт кылган кунаклар килеп тә җитте. Алып баручы мәртәбәле кунагыбыз җырчы Салават белән таныштыруга халык алкышларын кызганмады, Салават көн дә килми лә! Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илнур Гайниевны бик ошаттык әле, рәхәтләнеп үз телебездә чыгыш ясау чы җитәкчеләр районыбызда бармак белән генә санарлык бит. Сүзне Салават Фәтхетдинов алуга, гадилеге, юморга байлыгын күрсәтеп, тамашачыларын көлдереп, бәлки дөресен әйтеп, минем инде 156 көн җырлаганым юк, диде. Сәнгать кешеләрен дә бик яхшы аңлыйбыз шул.

Билгеле, Салаватның бу сәфәре җырлау гына түгел, ә авыл халкы белән якыннан аралашу, мәдәният яңалыклары белән танышып, тамашачыга бәйрәм кәефе бүләк итү иде.
— Шөкер, Татарстаныбызда мәктәпләр, ФАПлар, мәдәният йортлары төзелеп, төзекләндереп торыла, үзем дә мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән кеше буларак, соңгыларына аеруча шатланам, — диде ул.

Әлеге чарада ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бирелгән истәлек медальгә лаек булучылар да булды, алар авылыбызның «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, ветераннар советы рәисе Роза Ягудина, ветеран төзүче, районыбызның бик күп торак-социаль биналарын, мәдәният йортларын салдырган мас тер-прораб Рәшит Нуруллин һәм Мәдәният министрлыгының мактау кәгазенә лаек булган Иделаръягы үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Наил Харунов иде.

Бүләкләү тантанасыннан соң, Салават микрофонны алды, сагындырган иде. Моннан егерме өч ел элек, 1997 елда, ул чак иске мәдәният йортында концерт куеп киткән булган, зал шыг рым тулы иде. Кунак булгач тыйнак булыйм, дидеме, ике генә җыр башкарды шул, икенчесен — «Мин яратам, сине, Татарстан»ны басып тыңладык, ул бит инде безнең республикабызга мәдхия буларак яңгырый. Соңыннан, Салават Зәкиевичтән: «Әгәр бу авырулар бетеп, яңадан чыгышларыгызны башлап җибәрсәгез, Норлатка концерт белән килер идегезме?» — дип сорау бирдем. «Һичшиксез!» — диде ул. Белмәссең, бәлки сүзендә торыр!

Җырчы Норлаттан соң сәяхәтен Исак авылында «Зөләйха күзләрен ача» сериалының кайбер эпизодлары төшерелгән «Татар авылы» этнографик комплексында дәвам итте. Этнографик комплексның җитәкчесе Миңнедамир Камалетдинов артист өчен экскурсия оештырды. Салават Фәтхетдинов авыл мичендә коймак пешереп, кунакларны сыйлады.

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X