Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Боз кузгалды

Сәламәтлек саклау министры: «Мәетне ярудан баш тартуга рөхсәт бирү мәсьәләсе каралачак»

Үлгәннән соң да тынычлык юк, яки Татарстанда мәетне ярмыйча җирләү мөмкинме?

Диния нәзарәте сайтында, нәзарәт үтенече белән Сәламәтлекне саклау министрлыгында мәетләрне яру мәсьәләсе буенча киңәшмә узуын хәбәр итә. Анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм министр Марсель Миңнуллин, Диния Нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Мөфтинең җеназалар үткәрү буенча киңәшчесе, Нәзарәтнең мәет җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев, Министр урынбасары Илдар Фатихов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Павел Олейник, ТР Суд-медицина экспертизасы бюросы Марат Тимерҗанов һ.б. катнашкан.

"Киңәшмә барышында мөфтият вәкилләре җаваплы затларга Татарстанда яшәүче мөселманнардан килеп ирешкән күпсанлы шикаятьтләр хакында җиткерде. Ризасызлык олы яшьтә вафат булган мөселманнарның мәетләрен, аларның исән чакта ядыруга каршы булуы һәм туганнарының да теләкләрен исәпкә алмыйча, яру мәсьәләсенә кагыла. Мөселманнар ислам кануннарында, үтерелү очракларыннан тыш, үлгән кешенең тәненә зыян китерергә ярамаганлыгын, шулай ук федераль законда аерым очракларда патологоанатом ярудан башка үлем турында медицина белешмәсе алу мөмкинлеге барлыгын исәптә тота.

Мөфти, Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе һәм мәет җирләү хезмәте җитәкчесе министрлык һәм тикшерү идарәсе җитәкчелекләренә мәетләрне яру тәртибенә аныклык кертү буенча берничә тәкъдим белән чыкты. Министр һәм тикшерү идарәсенең беренче урынбасары аларны кертү мөмкинлеген карады һәм сорауларга җавап бирде. Шул ук вакытта алар федераль законнан чыгарга ярамаганлыгын ассызклады һәм урыннарда, үлем турында медицина белешмәсен рәсмиләштергәндә, мәет ярудан баш тартырга теләгән кешеләргә аңлату эшенең канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмавына игътибар итте. Җитәкчеләр бу бурычның җаваплы затлар алдында куелачагына ышандырды һәм халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне аерым өйрәнергә кирәклеген әйтте. Моннан тыш, Министр, вафат булган кеше диспансеризация һәм табиб күзәтүен үткән очракта, аның мәетен ярудан баш тартуга рөхсәт бирү хакында мәсьәлә дә каралачак, дип ышандырды.

Киңәйтелгән киңәшмәдә шулай ук моргларда мәетләрне юганда дини-какуни тәртипләрне саклау һәм Татарстанның медицина учреждениеләрендә хәләл туклануны оештыру турындагы сораулар да уңай яктан каралды.

Җыелыш ахырында очрашу нәтиҗәләре буенча ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм ТР МДН арасында хезмәттәшлек турында уртак документ әзерләү турында карар кылынды, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат
Фото: ТР Диния нәзарәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев