Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ГТО нормаларын тапшыру чарасы оештырылды

Чара Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында ГТО тест үткәрү үзәге җитәкчесе Марат Дамир улы Халитов ярдәмендә үткәрелде.

Тапшырылган нормативлар өчен ГТОның «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бронза, көмеш яки алтын значогын алу – үз-үзең белән горурлану өчен чираттагы сәбәп, зур казаныш.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен исә ул тагын да зур мәгънәгә ия. Ул – үз-үзеңне җиңү символы, күнегүләрне башкаруга сарыф ителгән көчләрнең үсешкә китерүен һәм сәламәтлекне ныгытырга мөмкинлек бирүен раслау.

«ТР ЗМР аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» ГБМБУ мәйданчыгында физик культура укытучысы Каюмова С.А. сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар өчен ГТО нормаларын тапшыру чарасын оештырды.

Укучылар 30 м дистанциядә йөгерү нормативларын үтәде, кулларын идәнгә терәп бөгүгә, сыгылмалылыкка күнегүләр ясады, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрделәр, бер урыннан икенчесенә сикерде, теннис тубын ыргытты, шулай ук йөзү буенча норматив тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев