Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сак хезмәткәре сумканы карый аламы?

Кулланучы хокукын яклау

Бүгенге көндә барлык зур кибет һәм супермаркетларда да диярлек сак хезмәткәрләре бар, аларның бурычы – үзләренә тапшырылган объектта тәртип саклау. Кызганычка, кайчагында, алар үз вәкаләтләре чикләреннән чыгарга мөмкин.

Бурычлары
Аларның эшчәнлеге 2487-1нче номерлы закон белән җайга салына.
Төп бурычлары – тәртипне күзәтү, хокук бозган затларны тоткарлау һәм полиция хезмәткәрен чакырту.
Сак хезмәткәре урлау турында шикләнгән очракта сатып алучының чегын тикшерергә хокуклы.

Нәрсәгә хокукы юк
1. Еш кына сак хезмәткәре «карау» һәм «тикшерү» төшенчәләрен бутый. Сатып алучыга шуны белергә кирәк: аның «карау» үткәрергә хокукы бар, ә «тикшерү»гә – юк.
Карау дигәндә, кешене, аның сумкасын, кием-салымын визуаль күзәтү күздә тотыла.
Моңа берничә мисал да китереп узарга була: әйтик, сакчы сатып алучы супермаркеттан товар урлаган дип шикләнеп, аңардан сумкасын ачып күрсәтүен сорый. Сумканы караганнан һәм анда урланган товар тапканнан соң ул полиция хезмәткәрен чакырта;
Икенче очракта, мәсәлән, сакчы сатып алучыны супермаркеттан товар урлаган дип, аны тоткарлый, сумкасын ачтырып эчендәге әйберләрне, кесәләрен тикшереп, урланган әйберне таба һәм полиция хезмәткәрен чакыр та.
Ике очракта да сатып алучы тарафыннан хокукка каршы гамәлләр кылынган. Беренчесендә сак хезмәткәре дөрес эшләгән, ягъни сатып алу чы ризалыгы белән генә тикшерү үткәрелгән, ә икенче очракта шәхси сак предприятиесе хезмәткәре тарафыннан сатып алучы ризалыгыннан башка тикшерелгән һәм бу законча түгел.
2. Сак хезмәткәре сезне әйберләрегезне саклау камерасына тапшырырга мәҗбүр итә алмый.
3. Алар сезне товарны фотога төшерүдән тыя алмый.
Шул ук вакытта игътибар итегез: сезнең, кирәксезгә сак хезмәткәрен фотога төшерергә хокукыгыз юк. Бары, әгәр дә сак хезмәткәре законсыз гамәл кылса гына, сез аны алда дәлилләү өчен, төшерә аласыз.

Хокуксыз гамәлләр кылынса нишләргә?
1. Сак предприятиесе җитәкчесе исеменә шикаять язарга була. Аңа җавапны сезгә 30 көн дәвамында бирергә тиешләр.
2. Сезгә карата законсыз гамәл кылуның датасын һәм урынын күрсәтеп, шулай ук килеп туган хәлне тас вирлап, полициягә шикаять бирергә кирәк. Әйтергә кирәк, полиция хезмәткәрен турыдан-туры кибеткә чакыру дөрес вариант булачак.
3. Әгәр сезгә матди зыян китерелсә, мәсәлән, сак хезмәткәре телефоныгыз ны ватса яки мораль зыян китерсә, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Игътибарлы булыгыз һәм үз хокук ларыгызны белегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев