Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сак булыгыз, мошенниклар!

Татарстанда  МЧСның ышаныч телефонына шалтыратучылар күбәйгән. 

Килгән хәбәрләргә караганда, ниндидер билгесез кешеләр үзләрен  МЧС һәм газ хезмәте вәкилләре дип атап,  өйләргә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерергә керә һәм  аннан соң яшәүчеләргә  автоном янгын чыгуын һәм газ саркуны хәбәр итү  җиһазлары куюны тәкъдим итә.
Шул ук вакытта бу ялган хезмәткәрләр шәхси фирма исеменнән яшәүчеләрнең паспорт мәгълүматларын алып, хезмәт күрсәтүгә килешү дә төзи. Бер датчик куйган өчен  алар 1500дән алып 3000 сумга кадәр акча ала, ә датчикларны үзеңә сатып алырга мөмкин булса да, бәяләре дә нибары 350-500 сум тора. Аларны кую авыр түгел, хәтта скотч белән дә ябыштырып куеп була.
Россия МЧСының ТР буенча  баш идарәсе кисәтеп шуны белдерә, дәүләт янгынга көрәш хезмәте тикшерүләр яисә профилактик чаралар уздырганда махсус формага киенгән һәм аларның үзләре белән  хезмәт таныклыгы да булыр­га тиеш. Болардан тыш, Россия МЧСы бүлекчәләре һәм вазифадагы затлары эшмәкәрлек белән шөгыльләнми. 
Шикле кешеләр белән аралашырга туры килсә һәм алар үзләрен МЧС яисә газ хезмәте вәкиле дип атап, датчиклар сатып алырга  тәкъдим итсә, бу хакта полициянең «102» телефоны аша шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X