Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлау-сайлаумы инде ул хәзер, ә?

#әйтәмәле

Сайлауга кил, тавышыңны бир дип айлар буе чакыралар.

Эх, кызлааар... Сайлау-сайлаумы инде ул хәзер, ә? Менә элек, иртән фермадан кайта идек тә, мунчалар кереп, матур, чиста киемнәр киеп бара идек сайлау­га. Бер бәйрәм көн иде ул. Авылның сайлау участогы кайда икәнен эзләргә кирәкми, музыка яңгырап торыр, флаглары йорт түбәсеннән дә биектә җилфердәр иде. Килеп керүгә сату нокталары дисеңме, тәм-том пешереп сатучы кызлар. Сайлаучылар чират тора, кызлар барысын да теркәп бара, ә сәхнәдә моңлы сандугачларыбыз концерт куя. Бу бит бер без генә килгән вакытта түгел, көн дәвамында бара торган концерт.

Менә ул чакларны искә алгач, күзләрдән яшьләр килә. Бар иде бит заманнар дип искә генә аласы калды. Сайлау зур бәйрәмгә тиң көн иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев