Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сагынып сөйләргә калды

Татар Исламыннан килгән бәхәсле хатның дәвамы.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан без хатта язылган Мәхмүт абыйның улы Әмир Заһидуллинга шалтыраттык. Ул менә безгә хәлне болайрак аңлатты.

– Беренчедән, мәчетнең уты Мансурның өенә тоташтырылган иде һәм инде утны да ул үзе сүндерде. Ә инде мәчет ишеген бикләүгә килгәндә, дини йортыбыз ачык тора алмый, «проходной двор» түгел бит ул. Ачкычлары авыл картларының үзләрендә бар. Теләгән кеше намазны килеп укый. Доступ чикләнмәгән. 
– Мәчет белән аңлашылды, ә күл хәзер ни өчен ташландык хәлдә? Белгәнебезчә, элек Мансур күлне карап, үз акчасын түләп чистарттырып тора, ә кышын шугалак иде. Ни өчен бүген хәл үзгәрде, сәбәбе?
– Әти авыл картлары белән зират киртәсен тоту өчен материалга акча җитмәгәч, финанс ярдәме сораган иде. Нинди акча ул дип Мансур каршы килде, менә шуннан башланды да инде. Күрешеп, мәсьәләне уртага салып хәл итү булмады.
Норлат авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов:
–Мансур Гыймрановның кылган эшләренә рәхмәттән башка сүзебез юк! Дөрес, барысын да булдырды, эшләде. Бугенгесе көндә дә Мансурның эшчәнлегенә каршы килгән кеше юк, теләге булса күлне дә карый ала, сабан туен да оештыра ала, ул бик сәләтле кеше! 
Мәчет мәсьәләсенә килгәндә, бинаның утын сүндергән кеше юк, без бу мәчетне рәсмиләштерү ягын кайгыртабыз. 2017 елда авылга имам сайлап куелды, бу җыелышта Яшел Үзән мөхтәсибәтеннән, Диния нәзарәтеннән имамнар килде. Мәчеттә ремонт эшләре барган вакытта, бина эчендә яшерен видео язма җайланмасы табылды, бу сорау белән полиция һәм ФСБ хезмәткәрләре тикшерү эшләрен алып барды. Шулай ук мәчетнең сәдака савытыннан акча югалу очраклары теркәлде, бу вакыйгалардан соң без мәчетнең ишегенә йозак куярга мәҗбүр булдык. 2016 елда Ханнан Сәлахов  мәхәллә оештыру һәм аны рәсмиләштерү эшләрен үз өстенә алган иде. 2018  елда документлар югалды, үзегез йөрегез, дип әйтте. Хәзерге вакытта Мансур Гыйм­рановның изге эшләрне дәвам итәргә вакыты юктыр дип уйлыйбыз, ул хәзер Татар Исламы авылына салынган асфальт юлны сүттерү мәсьәләсе белән район хакимиятен судка чакырды. Аның төп теләге – булган асфальт юлны сүтеп, үзе теләгән җирдән салдыру. 
Бүгенге көндә авыл күлендә су бар. Теләге булган кешеләр күлне чистартып хоккей да уйный, тимераякта да шуа ала. Татар Исламын үрнәк авыл итәр өчен, бөтен халык белән киңәшеп, бергәләп эш итәргә кирәк! 
Әлеге хат уңаеннан асылда сөйләнгән герой Мансур Гыймрановның үз фикерен ишетмәсәк, язмабыз тулы булмас иде. 
– Мәчетне төзекләндергәндә миңа халыктан да, дәүләттән дә, иҗтимагый оешмалардан да ярдәм булмады. Мин аны шәхсән үз акчама салдырдым һәм барысын да халык өчен дип. Һәм мәчетнең һәрвакытта да ачык булуын телим. Иман йортына видеокүзәтү куелды һәм яшерен төстә түгел. Чөнки барлык җәмәгать урыннарында видеокүзәту булырга тиеш һәм бу хакта белдереп, язып эленгән иде. 
Күлдән күпме кеше файдаланды. Җәен Татар Исламы гына түгел, ә Күгәй, Норлат авылы балалары да рәхәтләнеп су коенды, аны гел чистартып тордым. Белмим, әллә эшләгән эшемнән көнләштеләр. Конфликт ике арада хәл ителмәгән, уртак тел табып булмый. Һәм башкарган эшләреңне бәяләүче булмагач, яңаларына күңелем дә үсми, – дип сөйләде Мансур Гыймранов.

Соңгы сүз
Татар Исламы кебек кечкенә генә авылда шундый зур күләмле эшләр башкарылуы, әлбәттә инде, мактауга лаеклы. 2005-2006 елларда без, журналистлар да, бу авылда еш була һәм уңай якка үзгәрешләргә шатланып кайта идек. Күргәнебезчә, матур итеп яшәү озакка бармаган. Ике арада килеп чыккан низаг, зур хезмәтне чәлпәрәмә китергән. Гаеп кемдә соң? Авыр сорау... Кемнең сүзен тыңласаң, шуныкы дөрес диләрме әле. Чынлап та, читтән караганда бик кызык картина килеп чыга бит әле. Кемдер авылга кайтып, аның киләчәге өчен янып-көеп, үз акчасына зур эшләр башкара. Ә бу кайбер авыл кешесенә ошап бетми. Гаҗәп бит. Бәлки монда проб­лема тирәнрәк һәм без барысын да белеп бетермәгән яклар: шәхси үпкә, ачу да бардыр. Әмма монысы газета укучыларга кызыктыр дип уйламыйм. Авыл кешесенә, гомумән, туган ягының төзек, чиста, матур булуы мөһимрәк түгелме соң? Күлне янәдән чистартып, карап торучы кеше киләчәктә табылыр­мы? Авыл җирлеге башлыгының: «Татар Исламы авылын үрнәк авыл итәр өчен, бөтен халык белән киңәшеп, бергәләп эш итәргә кирәк!» – дигән фикере чынга ашармы? Сораулар күп, җавабы гына табылсын һәм бер көнлек дөньяда яшәвебезне онытмасак иде. Иртәгә ни буласын берәү дә әйтә алмый. Тормыш юлын лаеклы үтик, тавыш-гаугасыз гына.

Алия Гаязова әзерләде.

Рәсемдә: Мансур Гыймранов киләчәккә уй-планнары белән уртаклаша. 
Редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев