Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сагындырган икән сыйныфташлар

Мәктәп елларын кайсыбыз гына яратып искә алмый икән ул?

Яшьлек, иң самими хисләр, тәүге кичерешләр, беренче мәхәббәт... Быел безнең Күгеш сигезьеллык мәктәбен тәмамлавыбызга 46 ел булды.

Сыйныфыбызда барлыгы 36 укучы иде. укыганда без бик актив, тырыш булдык. Барысы да әле кичә генә кебек, еллар кай арада узган да киткән?! Күбесе «Әйдәгез, җыелышып бер очрашыйк, әле», – дигәнне генә көткәннәр икән бит. Сагынышканнар сыйныфташларым, төрлебез төрле якка чәчелсәк тә, күрәсе килү теләге шуның кадәр көчле ки, уналтыбыз бергә җыела алды. Сигез сыйныфташыбыз инде гүр иясе, урыннары оҗмахта булсын.

Очрашуыбыз шундый күңелле, җылы узды. Безгә тамада да кирәкмәде, укытучыларыбызны искә алып, сорауга җавап биргән шикелле, һәрберебез үзенең тормыш-көнкүрешен бәян итте, кемнең ничә баласы, оныгы бар, аларны сөйләп мактаныштык. Әйтерсең лә, бар эчке серләребезне сөйләп, бушаттык.

Шөкер, тормышта барыбыз да үз юлыбызны табып, белем алып, хезмәт куйганбыз. Очрашуда иң күңеллесе мәктәп елларын искә алу булды. Малик Хәсәнов кечкенәдән бик шук, шаян иде, мәзәкләр сөйләп эчләрне катырды. Резидәбез, аягын пешергән булган икән, сыйныфташларын күрер өчен Лаеш ра йоныннан килде. Егетләребез роза чәчәкләре бүләк итеп, кәефебезне тагын да күтәрде, рәхмәт аларга. Рәхәтләнеп сөйләшеп, күңел ачып, биш сәгать вакыт узганы сизелмәде дә. Бер очрашу – үзе бер гомер, диеп, исән чакта кабат күрешергә сүз куешып, саубуллаштык. Очрашу мизгелләрен, сабакташларны әле озак хәтердә сакларбыз!

Рәшидә Муфазалова. Күгеш-Норлат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев