Садыйков Хәлилрахман Габделәхмәт улы
Туган көне: 1.03.1923
7нче сыйныфны тәмамлагач, колхозда балта остасы булып эшли. 18 яшендә сугышка китә. Минометчы була, Ленинград янында сугыша. Бер елдан соң уң кулына пуля ярасы ала. Озак вакыт госпитальдә дәвалана. Авыр яралану сәбәпле, аны комиссиялиләр. Туган авылына кайта, колхозда эшләвен дәвам итә. Сугыштан соң өйләнә. 4 кыз һәм 1 малай тәрбияләп үстерәләр. 2005 елның 16 мартында 83 яшендә вафат була.
Сәмирә Хаҗиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев