Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Педагог-активист Садыйков Рамил Гадил улы авылдашларына СВО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюны сорап мөрәҗәгать итте

Киң күңелле авылдашлары аның тәкъдимен бик теләп кабул итте.

"Халык фронты" волонтеры, педагог-активист, Молвино төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Садыйков Рамил Гадил улы авылдашларына СВО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюны сорап мөрәҗәгать итте. Киң күңелле авылдашлары аның тәкъдимен бик теләп кабул итте. Җыелган акчага Рамил Гадил улы шешәле сулар һәм азык-төлек сатып алды. Уку елы дәвамында ул үзенең укучылары белән дәресләрдә окоп шәмнәре дә әзерләгән.

«Рамил Гадил улынa һәм аның тормыш иптәше Лилиягә даими волонтерлык эшчәнлеге, "Халык фронты" Норлат штабына зур ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Чын мөгаллим - патриот ул,» – дип сөйли Норлаттан Роза Яһудина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев