Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабый ванна бүлмәсендә тончыгып үлгән

Казанның Киров районы судында 29 яшьлек Елизавета Марфина эшен карау башланды, аның гаебе белән бер яшьлек улы һәлак булган, дип саный хөкемдарлар.

Эш материалларыннан күренгәнчә, сентябрь аенда хатын үз балаларын – өч яшьлек кызын һәм бер яшьлек улын ванна бүлмәсендә коендырган. Күпмедер вакыттан соң ул өлкән баласын киендерер өчен икенче бүлмәгә чыгып китә, бу вакытта исә бер яшьлек улы юыну бүлмәсендә берүзе кала. Әни кеше үтүенчә, шул арада биш минут вакыт узгандыр, тик бу җитәрлек кала – сабый суда тончыгып үлә. 
«Казанның Киров районы судында әлеге ханымның җинаять эшен тикшерү башланды, ул үзенең бер яшьлек баласына саксызлык аркасында үлем китерүдә гаепләнә. Яшь ана аңа тиешенчә куркынычсызлык тәэмин итмәгән, ваннада берүзен караучысыз калдырган, шуның аркасында ул һәлак булган», – дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе Камил Монасыйпов. 
Билгеләмәдән күренгәнчә, Елизавета тәртипле, җаваплы хатын, эшли, кызын тәрбияли. Аны яклап һәм ике якның да татулашуын исәпкә алып эшне туктату турындагы үтенеч белән аның граждан ире судка килде. 
«Хатыныма карата җинаять эшен туктатуыгызны сорыйм. Без - бер гаилә, мин аны элеккечә яратам», - диде ир-ат. 
Елизавета да аның сүзләрен хуплады. Әмма суд үтенечне канәгатьләндерүдән баш тарткан, чөнки җинаять эшен туктату өчен нигез юк. 
Эш буенча зыян күрүче дип баланың әтисе, Елизаветаның гражданлык ире таныла. Гаилә башлыгы фаҗигале көнне фатирларында ремонт ясаганнарын, авыр көннән соң иртәрәк йокларга ятуын сөйли. Бераздан хатыны аны «сабыебыз суда тончыгып үлде», дип уята. 
«Бу шимбә көн иде. Якшәмбе миңа эшкә барасы, шуңа күрә иртәрәк йокларга яттым. Хатыны бу вакытта балаларын су коендырырга җыена. Кичке сәгать 11дә Лизаның ачыргаланып кычкыруыннан уянып киттем. Ни булганын аңлап та җиткермәдем, хатыным сулкылдап елый иде. Юындырганнан соң хатынм олы кызыбызны икенче бүлмәгә алып чыгып киткән, кечесе ваннада калган. Менә шул вакытта фаҗига килеп чыккан. Бала йөзе белән суга егылган да, тончыккан. «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга ташландым, хатыным бу мизгелдә аны хискә китерергә тырышты. Кызганычка каршы, табиблар килүгә ул инде вафат иде», – дип сөйли Рафаэль Хәмидуллин. 
Елизаветаны гаепләгән маддә буенча ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне яки шул ук вакытка төзәтү эшләрен күздә тота. Дәүләт гаепләүчесе сүзләренә караганда, хөкем ителүченең гаиләсе имин санала, ана хокукыннан мәхрүм ителмәс, мөгаен. 
Киләсе суд утырышы 29 ноябрьдә узачак. 
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/11/20/669000/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X