Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабырлык 4 төрле була

***

1. Авырлык килгәч сабыр итү.

Берәр җирең авыртамы, хатының белән аралар бозылдымы, мал кимедеме, бурыч арттымы – сабыр ит! Бу – Аллаһның сиңа нигъмәте. Сабыр ит, әмма кул кушырып утырма, тырыш. Ләкин ничек кенә авыр булса да, гөнаһка, хәрамгә кермә. Авырлык килде дип башкаларны алдалама, урлама.

2. Рәхәткә чыдау өчен сабырлык.

Бу – тагын да авыррак. Акча юк вакытта кешедә бер генә кыенлык – акча юк. Акча күп булса, кыенлыклар да күбәя. Туганнар, дуслар да артып китә, ярдәм сорыйлар. Кемгә мунча, кемгә капка кирәк... Акчаң күп булса, тагын бер борчу чыга – бу малны кая куярга, аны ничек саклап калырга? Әйе, рәхәткә чыдавы авыррак. Ни өчен кайбер кешегә байлык бирми Аллаһ? Чөнки Ул – белүче. Бу адәмгә байлык бирсә, ул юлдан язачак, бозылачак. Раббыбыз безне үзебездән яхшырак белә.

3. Гыйбадәт кылуда сабырлык.

Менә иртәнге намазга мәчеткә бару өчен дә сабырлык кирәк бит. Тәрәзәдән карыйсың – ә анда буран, кар. Шундый суыкта кар ерып, йә машинаны кабызып барырга кирәк. Шайтан шулай котыртып тора. Ураза тотыр өчен дә сабырлык кирәк. Гыйбадәт кылу адәмнән бик зур сабырлык таләп итә.

4. Гөнаһ кылмаудан сабырлык.

Гөнаһлар бик астыртын бүген. Адәмне кызыктырып тегендә дә ялтырый, монда да... Тегендә дә күңел тарта, монда да... Шушы бозыклык арасында үзеңне саклап кала алсаң, иң сабырлар дәрәҗәсенә эләгәсең.

Раббыбыз барчаларыбызга да күркәм сабырлыклар насыйп әйләсә иде. Әәмииин.

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев