Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабантуйлар тамаша инде менә

Сабантуйлар бармак белән санарлык авылларда гына узмыйча калган иде, аларда да бу атнада гөрләтәчәкләр.

Карап-карап шаккатасың, әлеге милли бәйрәмебездә бәйгеләр, уеннар төрлелеге елдан-ел арта, араларында бөтенләй әллә ниндиләре бар.
Ул, берничә кеше бер тактага басып, чирәм өстеннән «чаңгыда шуу»ларын эчләр катканчы көлеп карыйбыз. Хәләл җефетләрен бакча тачкасына утыртып узышучыларны да кызык итеп күзәтәбез. Бакырчыда хәтта сызгыру буенча да бәйге оештырдылар. Күп кенә авылларда чыбыркы шартлату осталыкларын да күрсәтәләр – хәзерге көннәрдә экзотик күренешкә әйләнде чыбыркы да. Каядыр элекке сучинкәләргә киертелә торган теге зур «юләр» галошлар киеп чабулар да, хатыннарын аркаларына асып йөгерүләр дә булды. Халыкка авыз ерып, кәефен күтәрергә менә дигән тамаша инде! Оештыручыларга да, кызык ясап катнашучыларга да рәхмәттән башка сүз юк.
Күрше Апас районында су белән бәйле күңел ачулар арткан. Сабантуй мәйданы территориясендәге бик матур күлдә, теләүчеләрне моторлы катер белән йөртәләр, элек ишкәкле көймәдә иде. Ә инде мәйдан уртасында диярлек сулы уйсулык өстенә авыш колга һәм капчык белән сугышу өчен бүрәнә урнаштырганнар. Җайлы гына, колгадан да, бүрәнәдән дә каты җиргә егылып төшмисең, йомшак кына итеп суга «чапылдыйсың». Уенда катнашучыларга суда батырмый торган жилетлар бирәләр. Капчык сугышучыларның хәтта егылмый калганнары да соңыннан үзләре суга шуып төшәләр дә, и яталар рәхәтләнеп су өстендә, кызык ахры. Быел тагын бер үзгә тамаша оештырганнар: сулы чокырга берәр килограммлы балыклар җибәргәннәр һәм шул ләм белән буталган «күл»гә керергә җөрьәт итеп, кулы белән кем күпме балык тота, барысын да өенә алып кайтып, тәмләп ашый. Көннең салкынча һәм җилле булуына карамастан, теләүчеләр бар иде һәм ярты капчык тотучылар булды. Бу бәйгене күрергә теләүчеләр телефоннарын биредәге QR-кодка көйләп, безнең социаль челтәргә кереп, видеоязманы карый ала. Әгәр дә телефоныгызда андый мөмкинлек юк икән, ВКонтакте, Телеграмм, Инстаграмм төркемнәребезгә гадәти юл белән керә аласыз.
Сабан туйлары җәй күрке, халыкның иң көтеп алган бәйрәме инде ул. «Сабантуй үттеме – җәй бетте инде ул» диючеләр дә бар. Алай тиз генә узмасын иде әле җәе дә. Ә милли бәйрәмебездән алган тәэсирләр күңелләребезне ел буе җылытып торсын, киләсе җәйдә тагын да үзенчәлекле бәйгеләр, ярышларда рәхәтләнеп катнашырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X