Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабантуй була. әмма...

Быел "текә" COVID - 19 аркасында татар халкының милли бәйрәмен ТНВ каналында онлайн режимда гына күрәчәкбез

2020нче елда коронавирус пандемиясе барлык бәйрәмнәрне телевидение форматына күчерде.

ТНВ телеканалы 4 июль көнне онлайн-режимда узучы Сабантуйга үзенчәлекле телемарафон әзерләде. Марафон 07: 00 сәгатьтә «Sиңа Mиннән Sәлам» программасында котлаулардан башлана. Ул көн дәвамында барачак. Котлаулар төрле районнардан танылган кешеләрдән, авылдашлардан яңгыраячак. Биредә ватандашлар бер-берсен җылы сүзләр, җырлар, фоторәсемнәр һәм видеороликлар белән котлый.

11:30 сәгатьтә «Татарлар» программасында бөтен Россия һәм бөтендөнья буйлап алдагы елларда узган Сабантуйлар күрсәтеләчәк.
12:00 сәгатьтә Мәдәният институты ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм концерты күрсәтәчәк. Концертта төрле милләт вәкилләре катнаша.
14:30 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Татарстанның Азнакай районында алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме булачак.
15:00 сәгатьтә Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан ипподромында Сабантуй-2020 уңаеннан оештырган концерт күрсәтеләчәк.
17:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Самарада алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме тәкъдим ителәчәк.
18:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Новосибирскида узган федераль Сабантуй – 2019 булачак.
20:30 сәгатьтә бәйрәм телемарафоны «Халкым минем» программасы кысаларында Эстониядә узган Европа-2019 Сабантуе белән тәмамланачак.

Көн дәвамында республика буенча узачак барлык онлайн-чаралар турында мәгълүмати программалар эфирында ТНВ телеканалы хәбәрчеләре сөйләячәк һәм бәйрәм рухын җиткерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев