Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабада узачак чаңгы ярышында Александр Тыгин да катнаша

28 гыйнварда Байлар Сабасында TIMERMAN дип исемләнгән чаңгы ярышында Татарстанның билгеле җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Шулай итеп, 5 чакрым ераклыкта чаңгыда ярышырга ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ә 15 чакрымга Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин чыгачак. Моннан тыш үзләренең катнашуын ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин да раслады.


Исегезгә төшерәбез, Сабада оештырылучы чаңгы ярышы рәсми төстә TIMERMAN яңа спорт бренды белән узучы чаралар сезонын ача. Тимер -татарчадан, ә Man инглиз теленнән кеше дигәнне аңлата. Спорт календаре бик тыгыз, барлыгы 5 спорт төре буенча, төрле планда, 18 ярышны үз эченә ала. Монда йөгерү, ачык суда йөзү, чаңгы, велоспорт һәм триатлон керә. Чаңгы ярышы исә Байлар Сабасында 2018 елның календарь программасын ачып җибәрә. Оештыручылар фаразлавынча, булачак турнирда Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 500ләп спортчы катнашыр дип көтелә. 
Байлар Сабасындагы чаңгы ярышы ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Саба районы хакимияте, аның башлыгы Рәис Миңнеханов теләктәшлеге, ярдәме белән үткәрелә. Февральдә эстафетаны Яр Чаллы кабул итеп алачак. Анда сезонның икенче чаңгы ярышына старт биреләчәк. 
 

Ольга Камардина 
TIMERMAN спорт чаралары сериясенең матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт глава Зеленодольского района лыжня

2
X