Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Руслан Кираметдинов өйләнә?

***

Эстрада җырчысы Руслан Кираметдинов сторисларына «Чаллы ТВ» телеканалы алып баручысы Лилия Гатина белән төшкән фотосын урнаштырганнан соң, тамашачыларында кабат шик туды.

Җырчы моңа кадәр дә социаль челтәрләренә Лилия белән фотоларын куеп, язылучыларын бераз «котыртып» алган иде.

Төрле чараларда аларны бергә күргәләгәннән соң, чыннан да алар арасында нидер бар дигән шик артты гына. Җитмәсә, Руслан Лилия фотолары янына мәхәббәт турындагы шигырьләр-җырлар куйгалавы утка май салгандай тәэсир итте. Салават Фәтхетдиновның «Кермә төшләремә» җыры белән фото куелганнан соң, фантазиягә чикләр калмады сыман. Русланның язылучылары аның кызлар белән төшкән фотоларын яраталар да соң инде! Аны шундук «өйләндереп», тигез бәхетле тормыш та тели башлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

18

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев