Блогер Олеся Лесная Руслан Кираметдиновның Казандагы концертында тамашачыларны кызыксындырган сорауларны биргән. Руслан ихлас җавап биргәнгә охшап тора.
- Кычытамы?
- Кашыдым инде.
- Сакал кычыта дигән идең, шуңа сорау бирдем. Синең концертка килүчеләрнең 80 проценты әбиләр...
- Өлкәнрәк буын, картлар дип әйтмик әле.
- Син элеккеге хатының белән аерылышкач, популярлашып киттең...
- Юк, ниндидер этәргеч кенә бирде...
- Барыбер хайп булды бит инде...
- Мин хайп эшли торган кешемени?
- Беркөнне Ильмира сторис куйган иде, ул анда сине аннан соң концертлар куя дип әйтә. Бу махсус эшләнгән әйберме?
- Юк инде, даталар шулай туры килгән. Аның ни өчен шулай тавыш чыгарганын, чын дөресен без беләбез.
- Ни өчен?
- Билетлары сатылмаган инде.
- «Көнләшмәгез бәхетем»нән дип матур кыз белән фото куйган идең. Кем булды ул кыз? Хәзер йөргән кызыңмы?
- Бар инде шунда, әзрәк йөргәлибез.
- Сакалыңны буйыйсыңмы?
- Юк, мин үзем шундый кара кеше, минем бөтен җирдә кара.
- Сине «фонограммага җырлый», диләр. Җырчылар яза бит.
- Юк җырламыйм. Беләм аны кем язганын. Күңеле булсын инде шуны әйткәч.
- Интервьюларда элеккеге хатының сине алимент түләми, ди.
- Алимент түләр өчен алиментка бирергә кирәк бит.
- Болай җибәрергә була бит.
- Болай бөтен әйбер дә Аллаһка шөкер.
- Соңгы вакытта эчкәнең бармы?
- Көн саен эчәм.
- Программаң «Үзгәрдем» дип атала, нәрсә үзгәрде?
– Эчүне ташладым.
Комментарии
Без имени
0
0
Нигэ ул сорауны Русланга гына бирэсез, донья тулган бит алммент тулэмэучелэр, аларгада бирегез шул сорауны, эльмира гына карый чтоли балалар, яшьлэр эшлилэр бит доньялар тыныч булсын ходаем, барда яхшы булыр
Без имени
0
0
Ильмира гына булмады инде бу.