Татарстанның 57 укучысы рус теле имтиханын 100 баллга тапшыра алган. Узган уку елында аларның саны 69 иде. Имтиханны тапшыра алмаучылар да бераз кимегән. Гомумән алганда 34 укучы минималь чикне үтә алмаган. Бу - 0,19 %ны (узган ел 0,19 %)тәшкил итә.
Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын 18156 Татарстан укучысы тапшырган иде.
Бүген математика фәне буенча (база дәрәҗәсе) имтихан нәтиҗәсе билгеле булырга тиеш.
11 июньдә 5384 татарстанлы - физикадан, 1620 укучы чит телдән язмача имтихан тапшырачак.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев