Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районына мәктәп автобусын тапшырды

ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарына мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырды.

Тантанада Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев катнашты.

-Мәктәп автобусларыннан башка укучыларны йөртү мөмкин түгел, диде Рөстәм Миңнеханов, -бүген балаларны минем балачак вакытындагы кебек, ат өстендә, борт машинасында да йөртмиләр.

“800 дән артык мәктәп автобусы безнең республикада балалар өчен эшли инде” -, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия Президенты Владимир Путинга бик зур рәхмәт белдерде, чөнки аның йөкләмәсе буенча ил Хөкүмәте карар кабул итте, һәм бүген федераль ярдәм кысаларында без 70 автобус алабыз.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, болар барысы да балалар өчен эшләнә - мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү программасы да, яңа мәктәпләр, полилингваль комплекслар төзү дә, мәктәпләрне транспорт белән тәэмин итү - болар барысы да балаларның авылда да, шәһәрдә дә сыйфатлы белем алу мөмкинлекләренә ирешүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев