Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете намазында катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәменә багышланган гыйбадәттә катнашты. Тантаналы вәгазь һәм намаз Казанның Галиев мәчетендә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды. Ул үзенең вәгазе вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.

 

"Кызганычка каршы, Рамазанның соңгы көннәре Казанда гөнаһсыз балалар һәм мәктәп хезмәткәрләрен корбан иткән коточкыч җинаять булды. Республика мөселманнары, православие һәм башка диннәрнең вәкилләре белән беррәттән, һәлак булучылар турында кайгыралар, Аллаһы Тәгаләгә, аларның җаннарын сыендыруларын һәм яралыларның тизрәк савыгулары сорап ялваралар", - дип укыды Камил хәзрәт Татарстан Президенты мөрәҗәгатеннән.



Моннан тыш, мөфти балаларны дөрес тәрбияләүнең мөһимлеге, шулай ук Рамазан ае тәмамлангач та игелек кылу кирәклеге турында искә төшерде.

Намаз һәм вәгазь тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов реставрациядән соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын карады. Ураза гаете - мөселман календаренең төп ике көненең берсе, ул изге Рамазан ае дәвамында барган ураза тәмамлануны белдерә. Бу көнне бәйрәм итү традициясе Мөхәммәд пәйгамбәр заманыннан, 624 елдан башланган.


 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан ТӘБРИКЛӘВЕ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X