Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда пандемиядә эшсезләргә ярдәм итү өчен 134,6 млн сум каралган

Ноябрь башына республика эш бирүчеләре белдергән вакансияләр саны 50,5 мең тәшкил итә. Пандемиядә эш югалткан кешеләргә, шулай ук эштән азат ителү куркынычы янаганнарга ярдәм итү өчен Татарстанда 134,6 млн сум каралган. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССка биргән интервьюсында хәбәр итте.

 

«Өстәмә чараларны гамәлгә ашыруга 134,6 млн сум каралган, бу суммадан 133,3 млн сум федераль бюджет, 1,3 млн сум Татарстан бюджеты акчалары. Сүз эш бирүчеләргә, эштән азат ителү куркынычы астында булган хезмәткәрләргә вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыручы һәм вакытлыча эшләүчеләргә, эш эзләүчеләргә чыгымнарны өлешчә компенсацияләү турында бара", - дип белдерде ТР Президенты.

 

Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда эшсезләр саны арту белән бәйле вәзгыять тотрыкланды.

 

"2020 елның гыйнвар-октябрендә мәшгульлек хезмәте 143,6 мең кешене эш эзләүчеләр буларак исәпкә алды. Бу узган елның шул ук чорына караганда шактый күбрәк, - 56,4 мең кеше. Бу күрсәткечләрне күзәтеп, без мәшгульлек хезмәтләренең эшен көчәйттек. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләрендә 67 мең эшсез теркәлгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Аның сүзләренә караганда, хәзер республика эшсезләргә - булган вакансияләргә эшкә урнашуны, гражданнарны укытуны һәм яңадан укытуны, вакытлы һәм иҗтимагый эшләрне оештыруны тәкъдим итә ала.

 Шулай итеп, 2020 елның ноябрь башына эш бирүчеләр белдергән вакансияләр саны 50,5 мең тәшкил итә. Агымдагы елның 10 аенда Татарстанда 40,1 мең кеше эшкә урнаштырылган, 2019 елның шул ук чорында бу күрсәткеч 33,3 мең кеше тәшкил иткән.

 

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дәүләт программасында республикада кече эшкуарлыкны һәм үзмәшгульлекне үстерүгә юнәлтелгән чаралар каралган. Эшсезләргә 145,1 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме һәм документларны әзерләү өчен 2 мең сумга кадәр ярдәм күрсәтелә.

 

«Акчалар субсидияләү тәртибендә бирелә, эшчәнлек бер ел дәвамында башкарылса һәм эшкуар чыгымнары күрсәтелгән бизнес-планга туры килсә, кире кайтарылмый», - дип аңлатты республика җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев