Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нинди очракта тоталь чикләүләр кертеләчәген сөйләде

Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада нинди очракта тоталь чикләүләр кертелергә мөмкин булуын сөйләде. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Чикләүләр режимын катгыйландырырга планлаштырган Мәскәү темасына кагылып, Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда мондый чаралар кертү әлегә планлаштырылмый. Ләкин «беркайчан да булмас димә» дип өстәп куйды. Әгәр республика халкы антиковид чараларны үтәмәсә, җитәкчелектә тоталь чикләүләр кертүдән тыш башка вариант калмаячак.

"Беркайчан да булмас димә. Мәскәү тоталь чикләүләр кертергә планлаштыра. Бездә әлегә вәзгыять контрольдә. Андый планнарыбыз юк. Ләкин, әгәр дә без ковидка каршы чараларны үтәмәсәк, әлбәттә, башка нәтиҗә була алмавы бәхәссез», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев