Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын анонслады

Үзизоляциядәге татарстанлыларга ярдәм итү өчен республика мәдәният учреждениеләре онлайн режимда төрле чаралар оештыра.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын анонслады. Бу хакта ул үзенең Instagram ында хәбәр итте. "Театрлар һәм музейлар, шулай ук, онлайн. Өйдә күңелсез булмас», - дип язды республика җитәкчесе.

Онлайн-чаралар үткәрү инициативасын Татарстан артистлары тәкъдим итте. Шулай итеп, алар бөтен дөнья буйлап җанатарларны шатландырырга һәм карантинда булган республика халкын рухландырырга тели. Онлайн-концертлар сериясен Салават Фәтхетдинов ачты. Онлайн-фатирчы ярты миллион тамашачыны җыйды.

Хәзер инициативаны республика музейлары һәм театрлары күтәреп алды. Мәсәлән, Качалов театры экскурсияләр һәм репетицияләр белән "Качаловский Online" проектын башлап җибәрде. Афиша ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев