Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Свияжск мульти-модаль логистик үзәге территориясендә сәнәгать паркы төзүне хуплады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының агымдагы елда беренче утырышын уздырды.

Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Анда, шулай ук, Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев та катнашты. Утырышка видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да тоташтырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кыенлыкларга карамастан, Татарстан инвесторларны җәлеп итә һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруда аларга ярдәм кхрсәтә. Бүгенге утырыш кысаларында биш инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Беренче булып «Жемчужина Дингеза» кунакханә-курорт комплексын төзү»проекты тәкъдим ителде. Проект белән Татарстан Республикасы территориясендә - Кама Тамагы муниципаль районында (Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистә) кунакханә – курорт комплексы төзү күздә тотыла. Презентацияне «Жемчужина Дингеза» ҖЧҖ директоры Вячеслав Макашин үткәрде.

Икенче урында - «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә заманча авыл хуҗалыгы комплексын төзү»проекты. Гамәлгә ашыру турында "Әнәк" агрофирмасы” ҖЧҖнең “Ворошиловский" филиалы генераль директоры Максим Ионычев сөйләде. Авыл хуҗалыгы комплексын төзү күздә тотыла, ул ашлык саклау һәм җыю буенча элеватор, авыл хуҗалыгы культураларын су транспорты белән җибәрү өчен причал, авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү заводы (рапс, соя, көнбагыш) һ. б. юнәлешләрне үз эченә алачак.

Аннары Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәрендә логистик сәнәгать паркы төзелеше проекты тәкъдим ителде. Проект турында «ЗУР» ҖЧҖ директоры Марат Шәфигуллин сөйләде.

«Яшел Үзән индустриаль паркы» идарәче компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры Ләйсән Шәрәфиева «Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге «индустриаль (сәнәгать) паркын төзү»проектын тәкъдим итте.

«Эталон» (төзелеш һәм девелопмент) компаниясе вәкиле Юрий Бородин Түбән Камада торак комплексын төзүнең инвестицион проекты турында сөйләде. Ул кыскача «Эталон» компаниясен тәкъдим итте: төзелеш базарында 30 еллык эш тәҗрибәсе бар, илнең 59 шәһәрендә проектлар гамәлгә ашырылган, компаниягә нигез салынганнан бирле 7,5 млн. кв. м. файдалануга тапшырылган.

ТР Инвестиция советы утырышы барышында барлык проектлар да хупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев