Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинацияләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 коронавирсыннан вакцина ясатты. Ул бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.

"Барыбызга да вакцинацияләнергә кирәк. Безнең Президент та вакцинацияләнде, Владимир Владимирович [Путин], күрәсезме? Мин дә вакцинияләндем. Яхшы, менә сезнең каршыгызда торам, - диде Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.



"Кемдер менә чирләде инде, ә кемдер әле урап узды - аларга бәхет елмайды. Министр (Марат Садыйков - прим. Т-и) авырган, әмма аның да антитәнчекләре, сәламәтлек саклау министрлыгы аның кулы астында булуына карамастан, кими бара», - диде Татарстан Республикасы Президенты.



Шуңа бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, коронавирустан вакцинация буенча планлы эш, кайбер башка илләрдә булган кебек, авыруларның артуына юл куймас өчен кирәк.


Covid-19 белән бәйле вәзгыятькә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул республикада тотрыклы киеренке булып кала бирә.

 

"Үсеш темплары бездә 0,16%, әмма вирус беркая да китмәде. Тулаем алганда, без статистика буенча да, динамика буенча да начар урында түгел. Әмма бернинди чикләүләрне йомшарту булырга мөмкин түгел ", - дип аның сүзләрен китерә ТР Президенты матбугат хезмәте.




Татарстанда бүгенге көндә коронавирустан 197 мең 765 кеше вакцинацияләнгән. Хәзер республикада 153 вакцинация пункты эшли. Кешеләр нәрсә белән прививка ясатырга - "Спутник V" яки "ЭпиВакКорона"мы икәнен үзләре сайлый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев