Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: коронавируска каршы үзебезнең вакциналар үз нәтиҗәлелеген раслады

ТР Президенты прививка ясату кампаниясен нәтиҗәле уздыру буенча Россиянең башка төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнергә кушты.

Бүгенге көндә татарстанлылар өчен үзләренең нәтиҗәлелеген раслаган коронавирустан ике вакцина бар. Республикада халыкны вакцинацияләүнең ничек узуы турында шимбә киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, Covid-19 дан 124 меңнән артык татарстанлы прививка ясаткан, шуларның 50 меңе — 60 яшьтән өлкәнрәкләр.


«Иң беренче чиратта бу категория белән эшне көчәйтергә кирәк, чөнки нәкъ менә өлкән буын кешеләр коронавирус инфекциясенә бик тиз бирешә. Кызганычка, аларның чирләре күпкә авыррак уза», — диде республика Президенты.


Татарстан Республикасында барлыгы 153 прививка пункты, шул исәптән 50 мобиль пункт ФАПлар, сәүдә үзәкләре, эре предприятиеләр һәм күчмә медицина комплекслары базасында эшли. Вакцинациягә дәүләт хезмәтләре порталы, бердәм 122 номеры, медицина учреждениеләре call-үзәкләре һәм КФҮ аша язылырга мөмкин.


«Башка төбәкләрдә нинди формалар барлыгын, бу эшне ничек нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкин икәнлеген карарга кирәк", — дип йөкләде Президент.

Ул шулай ук халыкка вакцинацияне һәм аның ысуллары, процедураны ничек һәм кайда узарга мөмкин булуы турында актив мәгълүмат бирергә өндәде.


"Кешеләрне көч белән мәҗбүр итәргә кирәкми, без аларны ышандырырга, сөйләргә, күрсәтергә тиеш. Республикада 120 меңнән артык кеше вакцинация узды, дип рәсми рәвештә әйтә алам. Әлегә бернинди проблема да юк. Илебез вакциналары үзләрен бик лаеклы күрсәтте",- дип ассызыклый Президент.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев