Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Covid-19 белән эшләгән өчен медикларга түләүләргә игътибарлы булырга кушты

Ашыгыч ярдәм бригадаларының түләү суммалары буенча бүленеш булырга тиеш түгел, дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

Covid-19 белән зарарланган пациентлар белән эшләгән өчен медикларга түләүләрне бүлү үз вакытында һәм үтә күренмәле булырга тиеш. Мондый йөкләмәне бүген Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә куйды.

"Медикларга өстәмә түләүләр буенча вакытында һәм төгәл эшләргә кирәк. Без моны игътибар белән күзәтәбез. Әйе, авыр аңлашыла торган мизгелләр бар. Кемгәдер өстәмә түләүләр каралган, ә кемгәдер юк. Әмма моның өчен без бар. РФ Хөкүмәте адресына, федераль министрларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, санитар автомобильләр буенча чикләүләр була алмый. Һәр “ ашыгыч ярдәм» машинасында коронавируслы кеше булырга мөмкин, шуны аңлатырга кирәк", — диде ул, әлеге мәсьәләгә игътибар юнәлтеп.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин РФ төбәкләренә Covid-19 белән пациентларны дәвалаучы клиникаларның медикларына өстәмә түләүләргә 10 млрд сум бүлеп бирәчәген белдерде. Ай саен бирелә торган түләүләрнең күләме, медицина хезмәткәре вазифасына бәйле рәвештә, 25 меңнән алып 80 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев