Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: Антисептикларның бәяләре артуга юл куярга ярамый

Татарстан Республикасы Президенты, дезинфекция чараларын җитештерүне арттыру турында фикер алышу максатыннан, “Аромат” АҖдә булды.

Антисептикларга бәяләр арттыру һәм интернетта аларның спекуляциясе ярамый, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов предприятиедә дезинфикацияләү чараларын җитештерү күләмнәрен арттыру мәсьәләсе буенча булды. "Аромат" АҖ антисептикны гадәти савытта да, шулай ук, зур күләмдә - сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен җитештерә ала. Моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.
ТР Президенты бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү турында бара. Якын арада ул аны федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.

"Интернетта хәзер югары бәяләр белән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар артты. Бу ярамый торган эш. Сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә антисептиклар сатуны тәэмин итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә Татарстанда республика җитәкчесе күрсәтмәсе белән, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль идарә органнары система көчләре өчен югары әзерлек режимы кертелде.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавируска тикшерү өчен тагын өч лаборатория ачылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев