Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Abu Dhabi 2017 ярышлары барышын күзәтте

Чемпионатта Татарстаннан 8 кеше катнаша.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Abu Dhabi 2017 һөнәри осталык буенча ярышларның төрле мәйданчыкларында булды һәм чемпионат уза торган Абу-Даби Милли күргәзмә үзәге инфраструктурасын өйрәнде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.

Дөнья чемпионаты Абу-Дабида быел 14-19 октябрь көннәрендә уза. Ярышларда 52 компетенция буенча 76 илдән 1200дән артык һөнәр осталары һәм 1500 белгеч катнаша. Катнашучылар һөнәрләр буенча алты өлешкә бүленеп ярыша: төзелеш, ИТ-технологияләр, сәнгать һәм дизайн, сәнәгать производствосы, хезмәт күрсәтү һәм гражданнар транспортында хезмәт күрсәтү. Ярышларның төп мәйданчыгы - Abu Dhabi National Exhibition Centre (ADNEC) күргәзмә комплексы.

Россия җыелма командасында 22 төбәктән 58 кеше бар, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 7 компетенция буенча 8 кеше катнаша.

Дөнья чемпионатының ачылу тантанасы 14 октябрь көнне Du Arena концертлар мәйданында узды. Ябылу тантанасы да шунда 19 октябрьдә үтәчәк. Тантана кысаларынңа Россия һәм Казан шәһәре презентациясен күрсәтү көтелә. WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячак, шулай ук Россия Федерациясенә WorldSkills флагын тапшыру тантанасы да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X