Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов исламны кабул итү көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 21 май - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле мөселман кардәшләр! Сезне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

922 елда бу изге җирдә борынгы бабаларыбызның күңеленә татар халкының киләчәген билгеләгән бөек дини тəгьлимат яктысы үтеп кергән. Бүген яңадан торгызылган Болгарда без Аллаһ каршында кабат тез чүгәбез, аңа олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Ислам безне үз-үзеңне тоя белүгә, изге ниятле, игелекле һәм мәрхәмәтле булуга өйрәтә, гореф-гадәтләргә хөрмәтле итеп тәрбияли. Бу көнне без үзебезне бөек мөселман һәм зур Евразия дөньясы, бердәм Россия халкы өлеше итеп хис итәбез, данлы тарихыбыз белән горурланабыз, киләчәк буыннар алдында җаваплылык тоябыз.

Төрле милләт һәм дин вәкилләреннән торган совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгын бәйрәм иткән елда без каһарманнарыбызның кыюлыгына, көчле рухына, хезмәт сөючәнлегенә һәм игелекле булуына сокланабыз.

Татарстанда дини үсеш, милләтара һәм динара эшчәнлек буенча уникаль тәҗрибә тупланган. Ул динебезне, тарихыбызны, телләребезне һәм мәдәниятләребезне саклауда булыша. Республика мөселманнары православие һәм башка дин вәкилләре белән бергәләп изге җирләребезне яңадан торгызу өстендә эшли. Алар арасында Борынгы Болгар һәм Зөя шәһәр-утравы аеруча урын алып тора.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көнен бәйрәм итү яңа матур гореф-гадәтләргә нигез салыр, ә алдагы буыннар аларны саклап калыр һәм дәвам итәр дип ышанам.

Барыгызга да исәнлек, бәхет, игелек, муллык һәм Аллаһының рәхим-шәфкатен телим!

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев