Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар: «Кызлар бездән көлә»

Татар эстрадасының тагын бер җырлы гаиләсе, ТМТВ премиясе лауреатлары – Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар зур кызлары Риананың чыгарылыш кичәсенә әзерләнә икән. Юк, шундый зур кызлары бар микән дип аптырамагыз!

Риана әле кечкенә – балалар бакчасын гына тәмамлый.  Чыгарылыш кичәсенә Рөстәм Галиев белән кызы аеруча әзерләнә икән. Чөнки биредә аның кызы белән биисе булачак. Балалар бакчасыннан соң репетициягә йөрүче әти – Рөстәм Галиев балаларның алардан көлүе турында әйтте: «Без — әтиләр,  үзебезчә биергә тырышабыз, ләкин барысы да бик үк матур килеп чыкмый. Шуңа кызчыкларыбыз бездән көлә», — дип сөйләгән ул.
 Галиевлар гаиләсен тагын да зуррак бәйрәм – чит илдә яллар көтә икән: «Риананың чыгарылыш кичәсе 30 майда, аннан соң ял итәргә чит илгә барып кайтырга планлаштырабыз», дип сөйләгән tmtv-onlineга Рөстәм.
 Гаилә башлыгы кайда ял итәчәкләрен сер итеп калдырган.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X