Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәсемнәрдә – милли бизәкләр

Яшел Үзән мөселман дөньясы киләчәк буынны тәрбияләү буенча үзеннән зур өлеш кертә. Менә апрель аенда гына шәһәр мәдрәсәсендә Коръән уку бәйгесе булып узса, хәзер район мөхтәсибәте балалар арасында «Милли бизәкләр» рәсем бәйгесе оештырды.

Бу кызыклы чарада шәһәрдән – 5нче гимназиядән, 7нче мәктәптән, 9нчы лицейдан, 10нчы мәктәптән һәм 16нчы мәктәптән йөздән артык бала катнашып, һәркайсы үзенең осталыгын күрсәтергә тырышты. Рәсемнәр арасында ниндиләре генә юк иде; читекләре дисеңме, милли киемнәре-күлмәкләреме, барысы да бар иде. Жюри әгъзаларына иң әйбәтләрен сайлап алуы җиңел генә булмады.
Бу үзенчәлекле бәйгегә нәтиҗә  «Тынычлык» мәчетендә ясалып, бер генә катнашучы да игътибарсыз, сый-хөрмәтсез калмады. Катнашкан, димәк тырышкан, эзләнгән, көчен сынап караган, хаталарын барлаган. Әгәр дә бу бәйге киләсе елда да уздырылып, традициягә әйләнә калса, быел җиңә алмаганнар, һичшиксез, җиңәчәк әле. Амин, шулай булсын.
Ә быелгысында I,II, III сыйныфлар аерым номинациядә, IV, V, VI сыйныфта укучылар аерым номинациядә билгеләнде.  Менә алар: I урын алучылар – Әскар Җамалетдинов (7нче мәктәп), Самат Латыйпов (7нче мәктәп), Карина Гатауллина (5нче гимназия), Әминә Марченко (16нчы мәктәп); II урында – Диләрә Шәмсиева (16нчы мәктәп), Әдилә Хөснетдинова (5нче гимназия), Диләрә Гарифуллина (16нчы мәктәп), Камилә Ризванова (Казан); III урында – Булат Нуриазданов (5нче гимназия), Рүзәл Галиуллин (10нчы гимназия), Кәрим Сабиров (5нче гимназия), Данияр Галиев (5нче гимназия); IV урында – Ралина Рафикова, Ләйлә Каюмова (7нче мәктәп), Сәет Шәрәфетдинов (9нчы лицей),  Рәйханә Хәкимова (16нчы мәктәп).
Балаларны конкурска әзерләүче укытучылар турында да әйтергә кирәк. Төп юнәлешне алар бирә һәм алар өйрәтә. Шуңа күрә аларның хезмәтен бәяләми мөмкин түгел.  Мәсәлән, 7нче мәктәп җиңүчеләрен Салисә Исхакова,  ә 16нчы мәктәпнекеләрне Алия Шәвәлиева һәм 10нчы мәктәп укучыларын Фәния Әсхәдуллина әзерләгән.
Җиңүчеләргә иганәчеләр ярдәмендә бүләкләр – туплар, сәгатьләр, дипломнар бирелде. Актив катнашучыларга матур теләкләр җиткерелде.  Соңыннан барысы бергә чәй табыны артына җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X