Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәсемнәрдә күңел халәтем

Сезнең күңелегезгә ятышлы яраткан шөгылегез бармы? Ә миндә алар бик күп. Менә шуларның берничәсе белән сезне дә таныштырып үтәсем килә. Иң яратып башкарган шөгыльләремнең берсе – ул рәсем ясау. Әлеге эшемне күңелемнең бер кисәге дисәм дә була. Рәсем ясаган вакытта гүя синең башыңда ниндидер бер матур көй уйный һәм шуны син төрле төстәге буяулар белән кәгазьгә төшерәсең. Ә рәсемнәремдә минем күңел халәтем, кәефем чагыла. Әлеге шөгылем ярдәмендә мин үземнең чынбарлыкка якын теләкләремне генә чагылдырып калмыйча, хәтта киләчәктәге, тормышка ашмаслыкларын да кәгазьгә төшерәм кебек.

Миңа шулай ук китап уку бик ошый. Күпләр өчен ул күңелсез шөгыль булып тоеладыр. Ә менә минем өчен әйтеп бетергесез кызыклы һәм файдалы. Китап укуны мин кинофильм карау белән чагыштырыр идем. Иң элек мин күңелемә якын китапны эзләп табам, уңайлы, якты урынга утырам һәм укырга керешәм. Укыган вакытта ашыкмыйча, ошаган урыннарына кыстыргычлар калдырып, тәм табып укыйм. Миңа аеруча детектив, маҗаралы китаплар ошый. Әсәрләр кызыклы, мавыктыргыч булса, аларны укуы тагын да яхшырак, тагын да шәбрәк, минемчә.
Әлбәттә инде, яраткан шөгыльләрем рәсем ясау һәм китап уку белән генә чикләнми. Калганнары турында сезгә алдагы язмаларымда сөйләрмен әле.
Сәмирә Мәннәпова,
Әйшә мәктәбенең VI сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев