Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Роза гөлләмәсе” салаты

Ингредиентлар: - Селедка балыгы – 1 данә; - Кызыл чөгендер – 3 данә; - Кишер – 2 данә; - Бәрәңге – 2 данә; - Йомырка – 3-4 данә; - Башлы суган – 1 данә; - Сарымсак – 2 тырнак; - Петрушка – 1 бәйләм; - Майонез – 250 гр.

Йомырка коймаклары өчен кирәк була: 
- Йомырка – 2-3 данә; 
- Сөт – 100 мл; 
- Он – 2-3 аш кашыгы; 
- Сода – 0,5 чәй кашыгы; 
- Тоз – 1 чеметем; 
- Үсемлек мае – 1 аш кашыгы. 
Алдан яшелчәләр белән йомыркаларны пешерергә, суынгач аерым-аерым уарга. Балыкны сөякләреннән арындырып, чистартырга һәм вак итеп шакмаклап турарга. Суганны да, шулай ук, турарга. 
Тирән (түгәрәк формада булса яхшы) салат савытына беренче катлам итеп селедка балыгын җәяргә һәм майонез сыларга. Аннары суган – майонез, бәрәңге-майонез, йомырка-майонез, кишер-майонез, чөгендер-майонез. Һәм тагын бер кат шулай кабатларга. Катламнар бик нәзек булсын. 
Коймакларны әзерләү өчен, йомыркаларны тоз белән болгатырга. Онны өстәп, сыек камыр ясарга. Сөт һәм соданы да кушып, сыек май сыланган табада 5-6 нәзек йомырка тәбәсе коймаклары пешерергә. Суынганын көтәргә. 

Бизәү өчен, чөгендер белән сарымсакны вак угычтан уарга, майонез кушып яхшылап болгатырга. Коймакларга шул катнашманы нәзек кенә итеп ягарга һәм уралма (рулет) ясап 1,5-2 сантиметрлы кисәкләргә бүләргә. Аларны салат уртасына тезәргә. Коймаклардан барлыкка килгән кечкенә розаларны петрушка белән бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев