Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS компаниясе Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә үзләре җитештергән заманча көнкүреш техникасын бүләк итте

POZIS техникасы 64 гаиләгә тапшырылды, алар Ростехның хәйрия инициативасы кысаларында өй туен бәйрәм иттеләр. Черемховода корпорация оешмалары һәм хезмәткәрләренең риясыз ярдәме белән алар өчен ике фатирлы 32 йорт төзелгән.

"Безнең предприятие Ростех башлыгы Сергей Чемезовның Иркутск өлкәсендә язгы ташудан зыян күрүчеләргә ярдәм итү инициативасына җавап бирде. POZIS хезмәткәрләре яңа торак төзелешенә акча җыюда актив катнашты. Моннан тыш, завод үз исәбенә предприятие җитештергән көнкүреш техникасы белән тәэмин итәргә булды. Бу бүләк гаиләләргә уңайлы тормышка тизрәк кайтырга ярдәм итәр дип ышанам», - диде «ПОЗиС» АҖ (POZIS) генераль директоры Радик Хәсәнов.

2019 елның июнь ахырында яуган көчле яңгырлар Иркутск өлкәсе территориясендә масштаблы су басулар сәбәпчесе булды - 100 дән артык торак пункт су астында калды. Ташу тулысынча 40 меңгә якын кеше яшәгән 10 меңнән артык торак йортны җимергән.

"Элек безнең күбебез Тулунда яшәде, бу Черемховодан 220 чакрым ераклыкта. Нәкъ менә Тулун ул вакытта ташудан иң күп зыян күрде. Сентябрьдә Черемховода яңа бистә төзелә башлады, йортларны кыска вакыт эчендә салып бетердек һәм менә без яңа фатирга күчтек ", - дип сөйли яңа бистәдә яшәүче Наталья Кайдаш.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Черемховода су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итү буенча хәйрия проекты кысаларында, Ростех хезмәткәрләре һәм предприятиеләре 1 млрд сумнан артык акча җыйганнар. Моннан тыш, язгы ташу китергән нәтиҗәләрне җайлау һәм алга таба мондый аяныч хәлләрдән сакларга дамба төзү өчен, Дәүләт корпорациясе Иркутск өлкәсендә 150 берәмлек махсус техника җибәрде.

Чыганак: pozis.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев