Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Сафиуллин: Татарстанда хәрби контрактны, нигездә, бер елга төзиләр

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин «ВСЕ СВОИ» телемарафонында махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт белән хезмәт итүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр өчен махсус нокталар бар. Казанда ул – «Батыр» үзәге. Моның өчен үзең белән паспорт алып килү дә җитә. Гаиләле кешегә балаларының туу турында таныклыгы, ЗАГС документын алып килү зарур. Алга таба документлар безнең пунктка җибәрелә. «Батыр» үзәгендә документлар тутырыла. Барлык тиешле льготалар билгеләнә», – диде ул.

Аның сүзләренчә, контракт төзүгә үк 195 мең сум түләнә. «Гомумән, контракт белән хезмәт итүче һәркемгә тулаем 300 мең түләнә. Моннан тыш, хәрбиләргә өстәмә премияләр биреләчәк. Контрактны кеше үзе теләгән срокка төзи. Егетләрнең 95 проценты контрактны бер елга төзи», – диде Рөстәм Сафиуллин.

Белгеч контракт белән 60 яшькә кадәр булган кешеләрнең хезмәт итә алуын аңлатты. «Егетләр физик һәм психологик яктан нык, көчле булырга тиешләр. Контракт буенча хезмәт итүчеләр хәрби частька килә, форма алалар, махсус хәрби операциядә кирәк булачак барлык чараларга өйрәнәләр», – диде улҺәркемнең.

«Һәркемнең үз язмышы. Күбесе ватанны якларга бара, кемдер акча эшләргә тели. Күбесе карьера төзү теләге белән бара: үзен хәрби буларак сынап карый», – ди пункт җитәкчесе.

Ул ишекләрнең һәркемгә ачык булуын әйтте. «Безгә төрле милләт вәкилләре дә килә. Хәрби комиссариат аша теркәлгән һәркемгә 300 мең түләнә. Чит ил кешеләре ярты ел хәрби хезмәттә булганнан соң, Россия Федерациясе паспортын алырга гариза бирә ала. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр, башта медосмотр үтәргә, психолог белән әңгәмә корырга тиеш була һәм, соңыннан, контракт төзиячәкләр», – диде Рөстәм Сафиуллин.

Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев