Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында язылучыларны Халыкара туган тел көне белән тәбрик итте.

Ул истәлекле датаны Казанда узучы «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры белән бәйләп котлады.

Республика җитәкчесе видеоролик та урнаштырган, аның геройларына туган телне куллану көч бирә һәм нәтиҗәдә фиджитал-турнирда җиңү алып килә.

«Халыкара туган тел көне белән! Һәр телдә халыкның җаны чагыла. Туган телебезне саклыйк», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев