Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов ике дәүләт телен куллану турында

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында милли мәгариф мәсьәләләре турында сөйләде.
Ул ике дәүләт телен куллану өчен бөтен шартлар тудырырга кирәклеген әйтте.

«Туган телләрне сыйфатлы итеп өйрәнүне балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр тәэмин итәргә кирәк. Гомумән, тел мохитен формалаштыру – муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнарының төп бурычының берсе. Моннан тыш, ике дәүләт телен куллану өчен барлык шартларны да булдыру мөһим», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов кадрлар әзерләү буенча эш алып барылуын әйтте.

«Туган телләрне өйрәнү һәм туган телләрдә укыту өчен шартлар бар, кадрлар әзерләү буенча эш алып барыла. «Адымнар» мәктәпләре челтәре уңышлы эшли. Алар – милли мәгарифнең ресурс методик үзәге», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия тел мохитен саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. 

«Хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар белән 100гә якын уртак проект булдырылды. Әлеге чаралар татар телен генә түгел, республикада яшәүче башка милләт телләрен – рус, чуваш, удмурт, мари, мордва телен үз эченә ала.
Бу эш милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсе өчен олы әһәмияткә ия», - диде Татарстан Рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев