Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Росстат кече бизнесны икътисади исәпкә алуда катнашырга чакыра

2021 елның язында Росстат кече бизнесны икътисади исәпкә алу үткәрә.

2021 елның 1 апреленә кадәр электрон рәвештә анкета тутырырга кирәк:
• дәүләт хезмәтләре порталы (расланган хисап язмасы булганда);
* Росстат интернет-сайты (электрон санлы имза булганда);
* электрон документ әйләнеше операторлары.

Шулай ук, Яшел Үзәндә Дәүләт статистикасы бүлегенә тутырылган анкетаны шәхси рәвештә бирү яки почта аша (422550 Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре, Ленин ур., 37 йорт) җибәрү мөмкинлеге сакланып калган)

Кече предприятиеләр өчен МП-сп бланкы расланган, шәхси эшмәкәрләр өчен - эшмәкәр-1. Аларны тутыру да күп вакытны алмаячак.

Росстат бирелгән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Барлык мәгълүматлар да гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.

Росстат искәртеп узганча, кече бизнесны икътисади исәпкә алу 5 елга бер тапкыр үткәрелә һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә анда катнашу мәҗбүри булып тора.

Килеп туган сораулар буенча Дәүләт статистикасы бүлегенә Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 37нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Элемтә өчен телефоннар:
тел./факс 8(84371) 5-39-68
тел. 8(84371) 4-71-11
тел. 8(84371) 4-69-76
элпочта: zelenodolsk@tatstat.ru
p16_zelenodolsk@gks.ru
рәсми сайт http://tatstat.gks.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев