Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Росстандарт: Россиядә станцияләрдәге ягулыкның 9 проценты суррогат булып чыккан

Ваклап сату челтәрләрендә тәкьдим ителүче Россия ягулыгының 10% диярлек куркыныч суррогат.

Росстандарт экспертлары әнә шундый нәтиҗәләргә килгән. Бер ел эчендә генә дә «намуссыз» эшмәкәрләр алты миллион тоннадан артык сыйфатсыз бензин һәм дизель саткан.
Закон бозу бәйсез АЗС хуҗаларында аеруча күп, зур челтәрле бензин заправкаларында да «химияләү» (химичить) эшенә керешәләр. Шулай итеп, сатучылар ясалма рәвештә октан санын арттыралар.
Әйтик, 80 нче бензиннан шунда ук 95нче, һәм, хәтта, 98нчесен ясыйлар. Мондый алдау-йолдаулар белән ничек көрәшергә кирәклеген хәзер түрәләр хәл итә. Сатып алучыларның шикаятьләре һәм зур штрафлар берәүне дә куркытмый бүген.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев