Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиянең иң эре сөт эшкәртүчеләр рейтингына «ЗМК» АҖенең барлык җитештерү мәйданчыклары керде

«Россиянең иң эре 100 сөт компаниясе 2020» рейтингы сөт базарын өйрәнү үзәге (DIA) тарафыннан төзелгән.

Ул 2019 елда предприятиеләр тарафыннан эшкәртелгән сөтнең санын исәпкә ала. Рейтингка «Яшел Үзән сөт эшкәртү» АҖенең барлык җитештерү мәйданчыклары: Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты, шулай ук Буа һәм Чистай филиаллары керде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк 2018 елда Зеленодольск һәм Буа комбинатлары сөтчелек базарын өйрәнү үзәге рейтингына кергән иде инде, ә хәзер аларга Чистай филиалы да кушылды. Комбинатның уңышлары эшкәртелгән сөт күләмнәрен арттыруны тәэмин итте - 2019 елда Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты предприятиеләре 202 066 тонна сөт-чимал эшкәртте:

Шел Үзәндә 79 600 тонна, Буа шәһәрендә 64 954 тонна һәм Чистайда 57 512 тонна, бу 2018 ел белән чагыштырганда 40 529 тоннага күбрәк.
Күрсәткечләр үсеше компаниягә Россиядә эшкәртү күләмнәрен арттыру темплары буенча рейтингның 13нче һәм Татарстанның барлык предприятиеләре арасында әйдәп баручы урынны алырга мөмкинлек бирде - 2019 елда «ЗМК» АҖ сөт базарын өйрәнү үзәге мәгълүматы буенча республикада җитештерелгән сөтнең 20% ын эшкәртте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы сөт базарын өйрәнү үзәге рейтингына кергән сөт эшкәртү заводлары саны буенча лидер булды. Республиканың берьюлы сигез предприятиесе анда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев