Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләрне кош гриппы турында янә кисәттеләр. Бу юлы куркыныч Польша ягыннан исә

Польшадагы фермаларның берсендә анда асралучы 12 089 күркә суелган.

Польшага ял итәргә килгән Россия туристларына кошлар белән элемтәдән качарга һәм бу илдә ит һәм йомырка сатып алуга игътибарлырак булырга кирәк. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәте хәбәр итте. 
- Польшаның Баш санитария инспекторатыннан алынган мәгълүматка караганда, 2019 елның 30 декабрендә Польшаның Люблинскидагы фермасында кош гриппы очраклары ачыкланган. Шуңа биредә асралучы12 089 күркә суелды, - дип ачыклык кертелә хәбәрдә. 
Польша терлекчеләр һәм кошчылар ассоциациясе мәгълүматы буенча, йоктыру куркынычы фермалардан өч чакрым радиуста булган кош-кортлар өчен дә бар.
Шуңа бәйле рәвештә Роспотребнадзор россиялеләргә кошлар белән контакттан качарга, сулыклар янында булмаска, рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан кош ите һәм йомырка сатып алмаска киңәш итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев